“Яшь гвардия” кубогы Лаеш спортчыларында
Лаеш шәһәрендә мини-футбол буенча “Яшь гвардия” кубогына ярышлар ике этапта үтте.
Лаеш шәһәрендә мини-футбол буенча “Яшь гвардия” кубогына ярышлар ике этапта үтте.
“Яшь гвардия” – илебездә Россиянең яшь буыны мәнфәгатьләрен күрсәткән һәм яклаган иң зур иҗтимагый яшьләр оешмаларының берсе. Финал уеннарын тантаналы ачуда Лаеш райбашкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәи туризм бүлеге вәкилләре һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов катнашты
Сайлап алу этабында Лаеш районының тугыз командасы катнашты, шуларның дүртесе турнир ярымфиналына һәм финалга чыкты. Турнир финалында Габишевоның “Кристалл” командасы мактаулы өченче урын алды. “Нармонка” командасы икенче булды. Лаеш шәһәренең “Кама” командасы турнир җиңүчесе булды һәм “Яшь гвардия” кубогына ия булды. Призерларның барысына һәм җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Бу номинацияләр буенча да бүләкләр тапшырылды: “Турнирның иң яхшы саклаучысы”, “Турнирның иң яхшы бомбардиры”, “Турнирның иң яхшы капкачысы”, “Турнирның иң яхшы уенчысы”.
Спортчыларга бүләкләрне райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм Бөтенроссия “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының Лаеш бүлеге җитәкчесе Ирина Голованова тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Последние новости
Стоит ли доверять ремонт сервоприводов частным мастерам?
Когда ремонт на дому — находка, а когда — путь к повторной поломке и убыткам
На детский турнир по теннису в Лениногорск приехали 48 теннисистов из 15 городов России
В Лениногорске прошёл детский турнир по теннису памяти Сергея Кандаурова Этот турнир проходит в Теннис-холле Лениногорска уже третий год подряд.
В Лениногорске прошёл фестиваль беременных и розыгрыш детской коляски
во Дворце бракосочетаний г.Лениногорска, в преддверии Всероссийского Дня беременных, который отмечается 7 апреля, состоялся Фестиваль беременных – «Мы ждем Аиста».
Герои‑невидимки: 10 мест, где вы сталкиваетесь со стойками СОН ежедневно
Железобетонные стойки СОН окружают нас повсюду — даже если мы не знаем, что это они