Шашкалар битараф булмаганнарны җыйды
Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм пенсионерлар шашка турнирында көч сынаштылар.
Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм пенсионерлар шашка турнирында көч сынаштылар.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгенә “Россия пенсионерлары берлеге” оешмасының җирле бүлеге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге һәм “Балык заводы” ТОС вәкилләре килде. Аларны үзәк директоры Наталья Сурулева җылы каршылады. Балалар кунакларга зур булмаган концерт күрсәттеләр.
Аннан соң “Буыннар элемтәсе” шашка ярышы булды, ул мавыктыргыч үтте. Бер яктан караганда, тыныч уен, ә андагы тәэсирләр! Кискен шашка көрәше сәгатьтән артык дәвам итте. Үз көндәшләре белән көч сынашып, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, шашка уенының алай ук гади булмавына төшенделәр. Бу үз-үзеңне тоту, фикер йөртү, дошманның йөрешен алдан исәпләү ярышы.
Турнирдан соң барлык балалар зур булмаган татлы бүләкләр алдылар. Ветераннарга чәй табыны әзерләгәннәр һәм “Бердәм Россия” партиясе бүләкләрен – юуучы чаралар тапшырдылар.
“Россия пенсионерлары берлеге” җирле бүлеге һәм “Балык заводы” ТОСы рәисе Лидия Грабалина мондый очрашулар балаларга да, өлкәннәргә дә файдалы дип исәпли.
-Аралашу барышында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең җайлашуы формалаша. Алар өлкәнннәр белән уртак тел табарга өйрәнәләр. Ә безнең пенсионерлар яшьләр белән аралашып көч алалар, чын күңелдән ял итәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Последние новости
Стоит ли доверять ремонт сервоприводов частным мастерам?
Когда ремонт на дому — находка, а когда — путь к повторной поломке и убыткам
На детский турнир по теннису в Лениногорск приехали 48 теннисистов из 15 городов России
В Лениногорске прошёл детский турнир по теннису памяти Сергея Кандаурова Этот турнир проходит в Теннис-холле Лениногорска уже третий год подряд.
В Лениногорске прошёл фестиваль беременных и розыгрыш детской коляски
во Дворце бракосочетаний г.Лениногорска, в преддверии Всероссийского Дня беременных, который отмечается 7 апреля, состоялся Фестиваль беременных – «Мы ждем Аиста».
В Лениногорске школьники убрались на территории памятника герою гражданской войны
Юнармейцы, волонтеры и участники «Движения первых» школы № 4» вместе с активистами-ветеранами одними из первых вышли на субботние в Лениногорске и очистили от зимнего мусора площадку у памятника комиссара,